ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

«Язгы игелек атнасы - Игелекле эшләр эстафетасы” уңаеннан 22 апрельдән башлап Актаныш район ЗАГС бүлегендә ЗАГС бүлегенә сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркемгә Бөек Ватан сугышында җиңүнең истәлеген аңлаткан Георгий ленталары өләшенде.

 Мәрхәмәтле, игелекле булган кешене һәркем ярата. Кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, алар өчен кайгырырга, борчылырга кирәк. Җир йөзендә һәр кеше үзеннән соң бары тик изге эшләр генә калдырырга тиеш!

Шушы максаттан “Мәрхәмәтлелек атнасында” Саба районы Иске Икшермә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлелек Марш”ы үткәрделәр.

      2016 елның 22 апрель көнне Мамадыш районында Рафаэль һәм Роно Габдрахмановлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.

       2016 елның 22 апрелендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы "Балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясен оештырып, "Гнездышко" Зеленодольск балалар ятимнәр йортына балаларга буләкләр тапшырырга килделәр.

   Бүген, 22 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 8 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге модире Латыйпова З.Т. Бөек Җиңүгә багышланган шигырь белән башлап җибәрде.

Бүген, 2016 елның 22 апрелендә, Лениногорск шәһәрендә никахлашу Сараенда 100 парның никах язылышуы булды. Ул Семенов Станислав Владимир улы һәм Бутолина Татьяна Юрий кызы. Семеновлар гаиләсен котлыйбыз, аларга иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт телибез.

2016 елның 22 апрель көнендә язгы игелек атнасын уздыру кысаларында Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында 8 яңа туган бала әнисенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Шул ук вакытта “Ак Барс-Мед” тарафыннан медицина полислары бирелде. Яңа туган балаларга һәм әти-әниләргә белгчеләр чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын һәм тыныч тормыш теләделәр.

     22 апрель көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегендә “Георгий тасмасы” дип исемләнгән патриотик акция старт алды. Бу көнне сугыш ветераннары, сугышта һәлак булганнарга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән районның ике яшь парына: Раксана һәм Рөстәм Зайдуллиннарга, Әлфия һәм Роберт Шакировларга  тантаналы рәвештә Георгий тасмалары тапшырылды.

“Язгы игелек атнасы " акциясенең үткәрү кысаларында Баулы ГХАТ бүлегендә Көмеш туен билгеләп үтүче Александр Анатольевич һәм Галина Владимировна Дробышевларны котладылар. Александр Анатольевич һәм Галина Владимировна 25 ел тату гаилә булып яшиләр. Авыр нефть тармагында эшләп, югары техник белем алганнар, ике уллары да әти-әни эзеннән баралар.

Аерылышуларның санын киметүдә төп метод булып әти-әниләрнең һәм яшьләрнең психолог белән очрашулар үткәрүе Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә системалы рәвештә алып барыла. Бу юлы да мәгариф идарәсе методист-психологы Зарифуллина Миләүшә Хуҗа кызы яшьләр белән эчтәлекле әңгәмә үткәрдә. Ул гаилә тормышының төрле якларын чагылдырган проблемалар буенча дискуссион тәртиптә, узара аңлашу һәм килешү шартларында очрашу барды. Яшьләр аерылышуга каршы булуларын белдереп, бу мәсьәлә буенча ЗАГСка мәрәҗәгать итмәскә иде дигән фикердә таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International