ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

   Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  якын-тирә территориянең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе  22 апрель көнне Бөтендөнья Җир көнендә оештырылды.

  

Буген 22 апрельдә  район хакимияте һәм башкарма комитетының утырышлар залында март һәм апрель айларында 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Әлеге чарада район хакимияте, паспорт бүлеге, ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм “Патриот“ яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм спорт-патриотик республика үзәге вәкилләре катнашты. Укучылар һәм аларның әти-әниләре күңелендә бу кичә зур тәэсирләр калдырды.

     22 нчы апрель көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Папиловлар  гаиләсе  Андрей улы  Александр  һәм  Василий  кызы Валентинаны  60 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар.

Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.

Мәхәббәт темасы бүгенге көндә дә мәңгелек темаларның берсе булып кала бирә. Аның турында күпме шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Ә инде чын мәхәббәт турында без күбрәк шул әсәрләрдән укып беләбез.

Бүген без сезне ихлас мәхәббәтләрен гомерләре буе йөрәк түрләрендә йөртеп, 60 ел гомерне иңнә-иң куеп яшәүче Хуҗаҗан белән Голчихрә Шәфиковлар гаиләсе белән таныштырасыбыз килә.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 апрель көнне Минзәлә шәһәре музей бинасында 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә төп документ-паспорт тапшырылды. Паспортларны Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яков улы Тихонов тапшырды.Бу бәйрәмдә район Советы аппарат җитәкчесе Р.Салдаева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Куприянова, хәрби комиссариат җитәкчесе С.Владимиров катнаштылар.

Фәйзуллин Тимур белән Софья гаиләсендә икенче бала булып 14 апрель көнне Нурия туды. Азнакай ГХАТ бүлегендә аны 200 бала итеп теркәп куйдылар. Яңа туган баланың ата-анасына район башкарма комитетының җитәкче урын басары Дамир Рашат улы  туу турында таныклык, район башлыгы исеменнән тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Фәйзуллиннар гаиләсен эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр һәм туганнары да котладылар.

  Бу көннең мәсьәләсе – киң җәмәгатчелекне төрле яхшылык эшләргә тарту.

  Бүген Яр Чаллы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 87-нче сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпдә бәйрәм оештырдылар. ГХАТ белгечләре шамакай булып киенеп беренче класс балаларын күңелле уеннар һәм бүләкләр белән шатландырдылар!

21 нчы апрель көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Лужаевлар  гаиләсе  Максим улы  Александр  һәм  Иван  кызы Еленаны  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары һəм оныклары əти-əнилəренең бер-берсенə  эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.

2016 елның 21 апрель көнендә, “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында, Балык Бистәсе районының Туган як музеенда яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында 10 балигъ булмаган яшьләргә дәүләт документы тапшырылды. Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу - мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 21 апрелендә «Изгелек эшләре көнендә» ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Кама Балалар йортында тәрбияләнүче кызлар өчен  вак-төяк ясау буенча мастер-класс оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International