Буген 22 апрельдә район хакимияте һәм башкарма комитетының утырышлар залында март һәм апрель айларында 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Әлеге чарада район хакимияте, паспорт бүлеге, ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм “Патриот“ яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм спорт-патриотик республика үзәге вәкилләре катнашты. Укучылар һәм аларның әти-әниләре күңелендә бу кичә зур тәэсирләр калдырды.