21 апрель көнне Минзәлә шәһәре музей бинасында 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә төп документ-паспорт тапшырылды. Паспортларны Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яков улы Тихонов тапшырды.Бу бәйрәмдә район Советы аппарат җитәкчесе Р.Салдаева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Куприянова, хәрби комиссариат җитәкчесе С.Владимиров катнаштылар.