Фәйзуллин Тимур белән Софья гаиләсендә икенче бала булып 14 апрель көнне Нурия туды. Азнакай ГХАТ бүлегендә аны 200 бала итеп теркәп куйдылар. Яңа туган баланың ата-анасына район башкарма комитетының җитәкче урын басары Дамир Рашат улы туу турында таныклык, район башлыгы исеменнән тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Фәйзуллиннар гаиләсен эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр һәм туганнары да котладылар.