Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Изгелек эшләре көне»

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 21 апрелендә «Изгелек эшләре көнендә» ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Кама Балалар йортында тәрбияләнүче кызлар өчен  вак-төяк ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

Яшь дизайнер Александра Бабина кызларны бүгенге көндә популяр булган свит-дизайн белән таныштырды һәм гофрир кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәтте. Җылы атмосферада балалар ГХАТ Идарәсе белгечләре белән бергә үз куллары белән матур чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр.

Соңыннан, никахлашу Сарае белгечләре Түбән Кама Балалар йорты китапханәсенә,  «Балаларга китап бүләк итегез» хәйрия акциясендә җыелган, мәктәп әдәбиятын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International