2016 елның 22 апрелендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы "Балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясен оештырып, "Гнездышко" Зеленодольск балалар ятимнәр йортына балаларга буләкләр тапшырырга килделәр. Монда тәрбияләнүче балаларның иң кечкенәләре зур теләк һәм шатлык белән ГХАТ хезмәткәрләрен каршы алдылар. ГХАТ бүлеге коллективы балаларга альбом, төсле кәгазь, буяу, фломастер, клей, ручка, төсле карандашлар бүләк иттеләр. Балаларда сәләт үстерү өчен монда барсы да бар иде.
Балалар коллективы белән күңелле аралашып, бу очрашуның тәмамы булып матур фотолар истәлеккә калды.