Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җылылык акциясендә катнашты

2016 елның 22 апреле, җомга

Җиңү көне уңаеннан Бөгелмәдә «Бүләккә – җылылык» акциясе үткәрелә. Бу ветераннарыбызга рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек булып тора. Проект шартлары нигезендә, анда Бөгелмә районының һәр кешесе катнаша ала. Бары тик теләсә нинди төстәге йон җепләр белән 25х25 см зурлыгындагы квадрат бәйләргә кирәк. Соңыннан исә әлеге блоклар бер-берсе белән плед зурлыгына кадәр итеп тегеләчәк. Май аенда исә бүләкләр тантаналы рәвештә ветераннарыбызга тапшырылачак.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге акциядә катнашты һәм бәйләнгән квадратларны «Мамонтенок» волонтерлык хәрәкәтенә тапшырды.

Шуны истә тоту мөһим, безнең һәммәбезнең дә илебезне яклап, саклап калган ветераннарыбызга РӘХМӘТ сүзләре җиткерү мөмкинлеге бар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International