Җирле үзидарә көнен Баулы җирле үзидарә хезмәткәрләре спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Район Башлыгы Рамиль Хакимулла улы Гатиятуллин җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм спорт уеннарына старт бирде.
Хезмәткәрләр дүрт командага бүленеп күп төрле уеннарда ярыштылар: гер күтәрү, баскетбол тубын боҗрага ыргыту, “дартс” уены, бау тарту һәм башкалар.
Ярышта катнашучылар күтәренке күңел, уңай эмоцияләр белән таралыштылар.