Нәрсә ул ЗАГС?

2016 елның 23 апреле, шимбә

Күпчелек аны өйләнү, кияүгә чыгу белән бәйли.

ЗАГСта актларның 7 төре теркәлә. Баланың тууы; баланы уллыкка, кызлыкка алу; баланың атасын билгеләү; язылышу; аерылышу; исем алыштыру һәм үлем турында актлар төзелә һәм таныклык тапшырыла.

Таныклыкны югалткан яки бозган очракта аны шул ук ЗАГС архивыннан кабат алырга була. Таныклыкны кабат алганда пошлина түләргә туры килә.

Казанда ЗАГС Идарәсе һәм аның бүлекләрендә дәүләт хезмәте күрсәтү инфоматлары куелган, монда госпошлинаны түләргә була. Бу очракта гражданин фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, телефон номерын һәм ИНН номерын кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International