Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә халык ара гаилә көненә багышланган шәһәребездә урнашкан беренче мәктәптә укучы 11 сыйныф укучылары белән очрашу үтте. ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова балаларга ГХАТ тарифы, гаилә һәм гаиләне таркатмыйчв ничек матур итеп яшәргә мөхим икәнлеге турында сөйләде. Архив язулары белән танышу укучылар өчен бигрәк тә кызыксыну уятты. Алар үзләре туганлыкка язмаларны да карап чыктылар. Очрашу ахырында ГХАТ хезмәткәрләре балаларга уңышлы гына мәктәпне тәмамлап, уку йортларына керүләрен теләп калдылар.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 535 сабый теркәлде: 298 малай һәм 237 кыз. Иң кечкенә бала 690, ә иң зуры – 4750 грамм. Иң яшь анага – 18 , иң өлкән анага 43 яшь.
2016 елның май аенда Теләче районы Шәдке авылында яшәүче тыл ветераны Әскәрова Фатымабикә Әскәр кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатымабикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Шэдке авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау идарәсе ңитәкчесе, граңданлык актлары теркәү бүлеге ңитәкчесе исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Фатыймә әби, шул буын кешеләре кебек үк, сугыш чоры авырлыкларын да күп күргән, шулай ук яшәгән дәверендә кайгы-хәсрәтләрне аңа күп кичерергә туры килгән.
20 май көнне Актаныш муниципаль районында чәчәк утырту акциясе үткәрелде. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә район мәдәният паркында ЗАГС территориясендәге клумбага чәчәкләр утыртты. Әйләнә-тирәне тәртипкә китерде.
19 нчы май көнне Сарман районы краевед музеенда түгәрәк өстәл киңәшмәсе узды. Утырыш Халыкара гаилә һәм Халыкара музейлар көненә багышланган иде. Яшләрдә рухи-әхлакый тәрбия, патриотлык хисен буыннар аша тоташтыру проблемалары каралды. Утырышта районның төрле структура вәкилләре катнашты.
Менделеевск районынынң Татар Чаллысы мәктәбендә 14 нче май көнне Гаилә көненә багышланган сыйныф сәгате уздырылды.
Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туу теркәлде.
2016 нче елның 16 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
2016 ел 19 май көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Шамгунова Разыя Сафий кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район хакимияте башлыгы тарафыннан ел башыннан шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашуында ачык дәресләр үткәрелде. План буенча һәрбер җитәкче мәктәпнең эшчәнлеге һәм проблемалары, укытучылары һәм укучылары белән танышырга тиеш. 2016 елның 19 маенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. 15 нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары белән лидерлык дәресләре үткәрде.