ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Нәкъ 15 май көнне Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Мясниковлар гаиләсенең икенче балалары – кызлары дөньяга аваз салды. Аңа Татьяна дигән бик матур исем бирделәр. Баланың да, әнисенең дә хәлләре әйбәт булганлыктан аларны 19 нчы май көнне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. 

  19 май көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева авыл Башкарма комитеты секретарьлары белән киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында үлемне вакытында теркәү, роддомнан чыкканчы баланың туу таныклыгын тапшыру, гражданнарга электрон хезмәтләрне күбрәк аңлату мәсьәләләрен күтәрде. Яңа эшли башлаган секретарьларга методик ярдәм күрсәтте.

2016 елның 19 май көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр.

Ярты гасыр бергә узылган гомер... Абынып та, сөртелеп тә узылган горем. Ләкин сынмаган, сыгылмаган саф, чиста мәхәббәт. Мондый бәхетле гомер, мөгәен, һәркемгә дә бирелмидер.

Балык Бистәсе муниципаль районында 50, 55 ел гомер гаилә корып яшәүче парларны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Нурлат  муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2016 елның 18 майда Нурлат шәһәре 10 нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен  дәрес үткәрелде. Әлбәттә чара халыкара Гаилә көненә багышлап оештарылды.Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, үзара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре.

2016 нчы елның 16 маенда Менделеевск  шәһәренең Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында  Гаилә көненә багышланган тантаналы  чара уздырылды.

      2016 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатларын тапшырдылар. Бу көнне сертификатларны 23 Чаллы гаиләсе алды.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Тукай ГХАТ бүлеге “Гаиләләр салават күпере” дип аталган фестиваль үткәрде. Фестивальгә районның төрле авыл җирлекләреннән иҗади, сәләткә, җырга-моңга бай һәм һәркем өчен өлге булырдай 15 гаилә җыелды. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парларны бүләкләп үттеләр. Алар арасында хөрмәткә лаек 63 ел бергә гомер итүче Петровлар гаиләсе дә бар иде.

Бердәм гаилә бәйрәме уңаеннан 2016 елның 18 май көнендә Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаиләне тәрбияләу” диеп исемләнгән һөнәр булып узды. Кама Тамагы районының кеше хокукларына вәкаләт бирүче ярдәмчесе Гөлчәчәк Гилмулла кызы Һәм иҗтимагый саклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина катнаштылар.

Гаилә ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер,          һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченәр кебек гөрләшеп яшәүче Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International