Татьяна Гаилә көнендә туды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Нәкъ 15 май көнне Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Мясниковлар гаиләсенең икенче балалары – кызлары дөньяга аваз салды. Аңа Татьяна дигән бик матур исем бирделәр. Баланың да, әнисенең дә хәлләре әйбәт булганлыктан аларны 19 нчы май көнне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар.  Шушы уңайдан Мясниковларны котлау нияте белән район хастаханәсенә  ГХАТ бүлеге җитәкчесе килде, изге теләкләрен җиткереп бүләк тапшырды.  “Бу көн электә зур бәйрәм булып билгеләп үтелә иде,” – дип бу бүлектәге соңрак дөньяга килгән өч малайның әниләренә дә истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International