Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2016 елның 18 майда Нурлат шәһәре 10 нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрелде. Әлбәттә чара халыкара Гаилә көненә багышлап оештарылды.Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, үзара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина ГХАТ бүлегенең күп кырлы эшчәнлеге турында сөйләде, 2015 һәм 2016 нче елга китерелгән статистик мәгълүматлар белән таныштырды Яшьүсмерәргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. ГХАТ бүлегенең архивы укучыларда аеруча кызыксындыру уятты. 1927-1930 елларда гәрәб графикасы белән язылган, кулдан язылган һәм бүгенге көн язмалары аларның аеруча игътибарын җәләп итте. Дәрес ахырында барлык катнашучылар рәхмәтләрен, янәдән очрашуга өметләрен җиткерделәр.