Гаилә көненә багышланган сыйныф сәгате.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевск районынынң Татар Чаллысы мәктәбендә 14 нче май көнне Гаилә көненә багышланган сыйныф сәгате уздырылды. 1-4,5-9 нчы сыйныф укучылары башлангыч сыйныф бүлмәсенә җыелдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сандакова Т.В. бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Укучылар гаилә сүзенә аңлатма бирделәр һәм үз гаиләләренең  гореф-гадәтләре  турында сөйләделәр. Сыйныф җитәкчеләре Газейкина Т. М. һәм Борисова Л.Г. дә әңгәмәдән читтә калмадылар, укучыларга  үз гаиләләренең  гореф-гадәтләре  турында сөйләделәр. Чара ахырында укучыларның   гаилә һәм аның згъзалары турында нинди мәкальләр һәи әйтемнәр белүләрен тикшерү өчен викторина уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International