Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә халык ара гаилә көненә багышланган шәһәребездә урнашкан беренче мәктәптә укучы 11 сыйныф укучылары белән очрашу үтте. ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова балаларга ГХАТ тарифы, гаилә һәм гаиләне таркатмыйчв ничек матур итеп яшәргә мөхим икәнлеге турында сөйләде. Архив язулары белән танышу укучылар өчен бигрәк тә кызыксыну уятты. Алар үзләре туганлыкка язмаларны да карап чыктылар. Очрашу ахырында ГХАТ хезмәткәрләре балаларга уңышлы гына мәктәпне тәмамлап, уку йортларына керүләрен теләп калдылар.