Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 535 сабый теркәлде: 298 малай һәм 237 кыз. Иң кечкенә бала 690, ә иң зуры – 4750 грамм. Иң яшь анага – 18 , иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр София, Давид, Тимур, Матвей, Елисей, Злата, Мурат, Карим, Лия, Азалия. Сирәк очрый торган исемнәр: Амин, Аяз, Есения, Николь, Демьян, Рэм.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 112 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 69 , каләшкә – 58 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.