2016 ел 19 май көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Шамгунова Разыя Сафий кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иштирәк авылында туып-үскән, сугыш вакытында яшелчелек бригадиры булып эшләгән, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медаль белән бүләкләнде. Разыя Сафий кызы дүрт бала тәрбияләп үстерде, шуларның берсе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәмзин, ләкин үзенең чын байлыгы дип, тугыз оныгын һәм алты оныкчыгын саный. Хәзер улы Айдар белән Түбән Кама районы Ташлык авылында яши.
Бу истәлекле көндә зур һәм тату Шамгуновлар гаиләсе яраткан әнине, әбине һәм дәү әнине туган көне белән тәбрик иттеләр. Туганнары һәм якыннары Разыя апага сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаилә иминлеге теләделәр.
Юбилее белән Разыя Сафий кызын Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов ёщм шулай ук «Шәфкать» үзәгенең һәм социаль яклау Идарәсе вәкилләре котлады