Әлмәт муниципаль районында лидерлык дәресләре

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

    Район хакимияте башлыгы тарафыннан ел башыннан шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашуында ачык дәресләр үткәрелде. План буенча һәрбер җитәкче мәктәпнең эшчәнлеге һәм проблемалары, укытучылары һәм укучылары белән танышырга тиеш. 2016 елның 19 маенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. 15 нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары белән лидерлык дәресләре үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан бергәләшеп Лидер Портретын төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International