Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2016 нче елның 16 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

  Киңәшмә Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.И. Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары – Р.Х. Әхмәтҗанов, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

    Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-      үтәлеш дисципланасы;

-       гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;

-       2016 нчы елның март-апрель айларына гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү;

-       Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;

-       ТР ГХАТ органнары эшчәнлегенең мониторинг системасы күрсәткечләре һәм кертелгән үзгәрешләр нигезендә республикасы муниципаль берәмлекләренең рейтингын формалаштыру;

-       ТР ГХАТ органнары базасында аерылышырга карар кылган парларга консультация күрсәтүче психологик хезмәтләргә ярдәм итү;

-       ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару, шул исәптән 9 май һәм 15 май бәйрәмнәренә кагылышлы яңалыклар чыгару;

-       һәм башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International