ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 20 сентяберендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында тантаналы рәвештә ана капиталын тапшыру чарасы узды. Никахлашу Сараена күптән түгел икенче балалары туган гаиләләр чакырылды.

2016 елның 17 сентябрендә Бөгелмәдә шәһәрнең үзәк сулыгын реконструкцияләүнең 1 нче этабы төгәлләнү уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Республиканың “Нечкәбил” конкурсы ярымфиналында катнашып,  Спас районы данын яклаган гаиләләр төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.

2017 елда Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлы яңа кәгазь акчаларын (банкнотларын) чыгарырга планлаштыра.


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 17 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 1000 нче яшь парны теркәү тантанасы узды. Юбилей пар булып Константин һәм Дарья Новиковлар гаиләсе теркәлде. Константин һәм Дарья "Көзге игелек атнасы" акциясен уздыру кысаларында, никахлашу сарае территориясендә “Новиковлар гаиләсе” атаулы чыршы утырттылар. Яшь парларны яңа гаилә кору бәйрәме белән котлыйбыз! Мәхәббәт  чишмәсе беркайчан да сулмасын!!!.

2016 елның 17 сентябрендә Бөгелмәдә шәһәрнең үзәк сулыгын реконструкцияләүнең 1 нче этабы төгәлләнү уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды. Әлеге гүзәл урынны чын мәгънәсендә шәһәребезнең йөрәге дип атарга була. Аның территориясендә күпер төзекләндерелде, су тирәли йөрү өчен җәяүлеләр юлы салынды, балалар мәйданчыгы булдырылды, лекторий урнаштырылды, эскәмияләр, кече архитектур формалар куелды һәм тагын башка бик күп яңалыклар пәйда булды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева әйткәнчә, хәзер гашыйклар һәм өйләнешүче парлар өчен тагын бер матур, фотосессияләр үткәрерлек гүзәл урын барлыкка килде.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

       Башкарма комитетының ЗАГС  идарәсендә балалар туу буенча көзге яфрак яңгыры башланды инде, демографик үсеш дәвам итә. 2016 елның 6 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә 2016 нчы бала-яңа Россия гражданины туды.Узган еллар белән  чагыштырганда бу цифра сентябрь  азакларына туры килә иде, ә 1978 һәм 1951 елда хәтта декабрь азагына.

2016 елның 16 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе бер үк вакытта берьюлы  дөньяга аваз салган 3 сабыйга туу турында таныклык тапшырды.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрьдә 107,3 FM дулкынында Казан ГХАТ идарәсе алып барган “Гаилә хәлләре” проектында иртә никахлар темасына багышланган сөйләшүдә Идел буе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Вера Потапова һәм “Ышаныч” үзәге психологы Элина Миронова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International