Яңа Россия банкноталарында Казан шәһәре сурәте булу өчен тавыш бирәбез

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2017 елда Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлы яңа кәгазь акчаларын (банкнотларын) чыгарырга планлаштыра.

Заманча Рәсәй банкноталарында шәһәрләр һәм төрле объектлар сурәтләре кулланыла. Шул исәптән Россия Банкы яңы банкноталарга шәһәрләр һәм символлар сурәтләрен сайлап алу буенча бөтенрәсәй конкурсын игълан итте. 
Татарстан халкының актив катнашуы һәм битараф булмаганлыгы аркасында Казан шәһәре символлары конкурсның өченче турына уздылар. 

Әлеге конкурста җиңү яулау өчен бары тик кечкенә генә адым ясарга калды. Өченче турда җинәр өчен www.tvoya-rossiya.ru сылтамасы аша узып сайлау ясарга кирәк. Яки "Аргументы и факты", "Комсомольская правда" гәҗитләре битләрендәге анкетаны тутырырга, шулай ук беренче октябрь көнне ачык ишекләр көнендә Россия Банкында сайлау ясарга була. Тулы мәгълүмәт белән сылтама буенча танышырга була: www.tvoya-rossiya.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International