ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш районы Иске Солтангол авылы тыл ветераны Фазлиева Хәдичә Гөбәйдулла кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район башлыгы урынбасары И. Ш. Бариев тапшырды.


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.

Актаныш районы Чуракай авылы тыл ветераны Насипова Тәрҗимә Миргалим кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район башлыгы Ф. М. Камаев тапшырды.

Агымдагы елның сигез аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 10 пар игезәкләр тууы теркәлгән. Җиде гаиләдә кызлар дөньяга килсә, өчесендә – малайлар.

     2016 елның 14 сентябрендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә өйләнешүче парлар агач утыртуда үзләреннән өлеш керттеләр. Агач  утырту -  яшәешкә беренче адым.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2016 елның 8 айлык йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды. Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

   Бүген Биектау районының Яшь-Көч авылында яшәүче Емельянова Аннага 105 яшь тулды. Туган көне белән аны район башлыгы Рөстәм Калимуллин, Дачный авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев котладылар. Анна Ивановна озак еллар намуслы  эшләгәне өчен күп бүләкләргә лаек. Кунакларны мул һәм бәйрәм табыны артында каршы алдылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады.

"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә катнашу йөзеннән, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре  “Шәфкатъ” социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә булып кайттылар.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International