Актаныш районы Иске Солтангол авылы тыл ветераны Фазлиева Хәдичә Гөбәйдулла кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район башлыгы урынбасары И. Ш. Бариев тапшырды.