2016 елның 14 сентябрендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә өйләнешүче парлар агач утыртуда үзләреннән өлеш керттеләр. Агач утырту - яшәешкә беренче адым. Яшь парлар гаилә тормышына аяк басканда, үзләренең бердәм тормышын чыршы агачы утырту белән башладылар. Бәхеттә, шатлыкта, байлыкта яшәү максаты белән, яңа өйләнешүчеләр һәр чыршы ботагына символик тасмалар бәйләделәр.