"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә катнашу йөзеннән, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булып кайттылар.
Галина Кузнецова “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дәваланучылар белән очрашты. Ул акт кәгазьләренә төзәтмәләр кертү буенча мәглуматъ бирде. Сорау – җавап формасында үткәрелгән бу дискуссиядә катнашучылар хезмәт, пенсия, гражданлык хәле, гаилә һәм торак законнарына кагылышлы булган мәсьәләләргә кагылдылар.
Очрашу ахырында үзләренә игътибар күрсәткәне өчен ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренә һәм бигрәк тә Галина Кузнецовага олылар зур рәхмәт белдерделәр.