2016 елның 16 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе бер үк вакытта берьюлы дөньяга аваз салган 3 сабыйга туу турында таныклык тапшырды. Холиннар гаиләсе 2 кыз – Екатерина, Ксения һәм 1 малай – Всеволод белән тулыланды. Бер сәгаттә Холиннар гаиләсе куп балалы гаиләгә, ә әти-әниләре өчләтә әби-бабай, дәү әни-дәү әти булдылар. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Холиннар гаиләсен сабыйлары белән чын күңелдән котладылар, балаларны тәрбияләп үстерүдә түземлелек, уңышлар теләделәр.
2016 елда гаиләдә берьюлы 3 бала туу Түбән Камада икенче тапкыр кабатлана. Беренче 3 сабый июнь аенда теркәлгән иде.