2016 елның 20 сентяберендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында тантаналы рәвештә ана капиталын тапшыру чарасы узды. Никахлашу Сараена күптән түгел икенче балалары туган гаиләләр чакырылды. Түбән Кама районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса Семенова сертификатларны тапшырганда яшьләрне капитал күләме буенча искәртеп үтте.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла МАхотина үз чиратында, ата-аналарга бәхет, сәламәтлек , иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.