14 сентябрьдә 107,3 FM дулкынында Казан ГХАТ идарәсе алып барган “Гаилә хәлләре” проектында иртә никахлар темасына багышланган сөйләшүдә Идел буе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Вера Потапова һәм “Ышаныч” үзәге психологы Элина Миронова катнашты. Радио тыңлаучылар арасында бу тема бик зур кызыксыну уяты, һәм күбесенчә 25 яшьтән соң никахланырга кирәк дип белдерделәр. Балиг булмаганнар арасында узган ел республика буенча 159 пар узләренең никахларын терки. Казан буенча бу сан узан елда -38 пар, быел – 15 пар. Бу никахларнын төп сәбәбе - бала көтү. Статистика буенча бу никахларның күбесе аерылу белән тәмамлана.