Башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә балалар туу буенча көзге яфрак яңгыры башланды инде, демографик үсеш дәвам итә. 2016 елның 6 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә 2016 нчы бала-яңа Россия гражданины туды.Узган еллар белән чагыштырганда бу цифра сентябрь азакларына туры килә иде, ә 1978 һәм 1951 елда хәтта декабрь азагына.
Дмитрий Валерионовичны һәм Алсу Фоатовнаны өченче балалары- Демид туу белән тәбрик итәбез.Бу исем “Зевс фикере, яки киңәше” дигәнне аңлата. Бу мөһим вакыйганы истә калдыру өчен, күп балалы гаилә, ЗАГС идарәсенең игелекле эшләр аллеясендә исемле чыршы агачы утырттылар. Бу бала сау-сәләмәт, бәхетле, эшчән, игелекле һәм әти-әнисенең шатлыгы булып үссен.