2016 елның 17 сентябрендә Бөгелмәдә шәһәрнең үзәк сулыгын реконструкцияләүнең 1 нче этабы төгәлләнү уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды. Әлеге гүзәл урынны чын мәгънәсендә шәһәребезнең йөрәге дип атарга була. Аның территориясендә күпер төзекләндерелде, су тирәли йөрү өчен җәяүлеләр юлы салынды, балалар мәйданчыгы булдырылды, лекторий урнаштырылды, эскәмияләр, кече архитектур формалар куелды һәм тагын башка бик күп яңалыклар пәйда булды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева әйткәнчә, хәзер гашыйклар һәм өйләнешүче парлар өчен тагын бер матур, фотосессияләр үткәрерлек гүзәл урын барлыкка килде.