ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ҮзәктәГаилә тәрбиясе әлифбасыпроекты кысаларында 14 нче һәм 41нче мәктәп укучылары  булдылар.

Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Возрождение” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә дәваланучыларның күбесе, ял көне булу сәбәпле, өйләренә таралышкан иде.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Конференциядә мәгариф бүлеге урынбасары – И.Ф. Ханбиков чыгыш ясады, шулай ук ГХАТ бүлеге начальнигы Э.Р. Шагалиева, психологик хезмәтчелек җитәкчесе Л. Ф. Вәлиева  әнгәмәдә катнаштылар. Әнгәмәгә килгән әти-әниләр дә үзләренең сорауларын бирделәр. Конференция йомгагында иң якшы, үрнәк булган  гаиләләргә истә калырлык бүләкләр тапшырдылар.

Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән”  клубының чираттагысы 30 ноябрдә Апас районы Каратун мәдәният йортында узды. 

2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә Токарев Анатолий Николай улы һәм Тамара Василий кызы юбилеен хөрмәтләү узды. Бу гаилә бәхетле никахта нәкъ 50 ел яшиләр! Бу бәхетле “алтын” юбилей парны туганнары һәм якыннары котларга килделәр.

Тантанада алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 50 пар катнашты.

Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында райондагы гаилә методик берләшмәләре утырышы үткәрелде.

Укытучылар, методистлар, психологлар,  һәм тәрбиячеләр ата–аналар белән киләчәк эшне планлаштыру, балалар үстерү һәм тәрбияләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

РОСКОСМОС тарафыннан “Юрий Гагарин елы” дип игълан ителгән ел кысаларында 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә космонавтлар белән очрашу узды. Антоном Шкаплеров һәм Алексей Овчинин үзләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Космонавтлар шулай ук рәсемнәр, ачышлар күргәзмәсе белән таныштылар. Автограф алырга теләүчеләрнең һәрберсенә имзалары белән теләкләр яздылар.

2016 елның 30 ноябрь көнендә Түбән Кама никахлашу сараенда “Түбән Кама балалары -2016” фотоконкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идәсендә әниләр көненә багышланган “Әни мәхәббәте яктылыгы” исемле тантаналы чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International