“...Минем әнием Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә эшли!” – дип исемләнгән рәсем конкурсы Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балалары арасында үтте.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә эссе бәйгесе.
Яшь әти-әниләрне бала туу уңаеннан котлау бик күңелле вакыйга. Күптән түгел Алабуга ЗАГС бүлегендә ЗАГС хезмәткәре Айсылу Фатихованы әни булу уңаеннан кайнар котладылар. Яңа туган кызчыкны бөтен ЗАГС белән көткәннәр иде.
2016 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көнен билгеләү турында" Карарын кабул итте.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан әлеге тармак хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков үзенең котлауларын юллады.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2 нче номерлы лицейның 8 нче сыйныф укучылары булып китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга бүлекнең эшчәнлеге турында сөйләде, актлар күрсәтте.
Узып баручы елның 13 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе профсоюз комитеты оештыручы булган Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман: кунакларны каршы алучы сарай хезмәтчеләре, шәһәребезнең Балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган музыка.
Алабуга ЗАГС булегендә, гадәттәгечә, яңа елга әзерлек эшләре башланды. Беренче чиратта ЗАГС булегендәге барлык бүлмәләрдә, залларда яңа ел интерьерлары барлыкка килде, урам якка гирляндалар эленде. Ел ахырында ЗАГС белгечләрен яңа ел тантанасына багышланган банкет көтә.
2016 елның 15 декабрь көнендә Түбән Кама никахлашу сараенда Россия ГХАТ органны белгечләре көне уңаеннан мастер-класс узды.
Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халык арасында “Бөгелмә һәм Бөгелмә районында корупция һәм антикоррупция” темасына аноним сораштыру үткәрде. ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иткән 18 яшьтән өлкәнрәк булган 30 очраклы кеше сорауларга җавап бирде. Шуларның 17 се – хатын-кыз, 13е – ир-ат. Һәркайсына дүрт сорау тәкъдим ителде.
Кунакта 96 нчы номерлы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары булды.