ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

   Паспортлар һәм ана капиталын алу өчен сертификатлар тапшыру тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегендә узган пәнҗешәмбедә булып узды. Кешенен мөһим документын  һәм сертификатны Пенсия фонды директоры Гөлкәй Әхмәтова, район паспорт өстәле директоры Светлана Скворцова, Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Наталья Гордеева, ТОС "Үзәк" компаниясе директоры Әлфия Әхмәтова тапшырдылар.

                     "Бәхет телибез сезгә!" - нәкъ менә шундый девиз астында региональ иҗтимагый оешмасы игелек Ярминкәсен  үткәрде. Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитетының ЗАГС идарәсе белән берлектә " Нэчкебил  " конкурс финалисткасы Гатина Альбина Рифкатовна һәм аның гаиләсе, яңа ел эшләр марафонына кушылды.


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

          Алтын туй — бик тә истәлеклек дата. Чал чәчләр, еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе моңа дәлил.  50 еллык юбилей - ир белән хатынның озак еллар мәхәббәтле тормышта яшәвен билгели.

        Агеевлар гаиләсе «Балалар – тормыш чәчәге. Яшәсен клумба!» - дигән шигарь астында чыгыш ясады. Бәйгедә катнашуны барысы бергә хәл итәләр алар: гаиләдәге 5 бала һәм әти-әни. Агеевлар гаиләсе “Күп балалаы гаилә” номинациясендә җиңүгә иреште.

Алар гаиләсенең үзләренә генә хас гореф-гадәтләре бар: кичләрен барысы да бергә китап укыйлар, соңыннан аның эчтәлеге турында бергәләп фикер алышалар. Раштуаны борынгы рус гореф-гадәтләре буенча бәйрәм итәләр.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 нче елның 16 декабрендә Әгерҗе ГХАТ булеге яңа бинага күченде. Бу һөнәри бәйрәм алдыннан бик зур бүләк булды. Беренчеләрдән булып яшь парлар Фатхутдинов Марс Далис улы һәм Гурьянова Олеся Алексанровна никахларын теркәү өчен гариза бирделәр.

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы төстә  Павлова Альбина Геннадий кызы хәм  Гимазов Ранис Рамил  улының никахы теркәлде. Яшь парны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.

        Россия ЗАГС органнары барлыкка килүнең 99 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 2016 елның 16 декабрендә Илүзә һәм Рәнис Закировлар Аксубай ЗАГСында никахларын теркәделәр. Урамда 30 градус салкын булуга карамастан, туй тантанасына Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар җыелды.

15 декабрь Әлмәт муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды. 2016 елның 11 ай вакыт аралыгында халык үлеме темасы каралды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, баш табиблар һәм  ГХАТ идарәсе чыгыш ясады.

Артур һәм Ольга Шафиковларның яшь гаиләсендә 2016 елның 9 декабрендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның  уллары туды, аңа Даниил дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 900нче бала булды.

       ЗАГС бүлеге башкарма комитеты Аксубай муниципаль районы башыннан 2016 елның 238 яңа туган бала туу теркәлгән,  шуларның 169 икенче һәм аннан соңгы балалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International