Россия ЗАГС органнары барлыкка килүнең 99 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 2016 елның 16 декабрендә Илүзә һәм Рәнис Закировлар Аксубай ЗАГСында никахларын теркәделәр. Урамда 30 градус салкын булуга карамастан, туй тантанасына Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар җыелды.