Агеевлар гаиләсе «Балалар – тормыш чәчәге. Яшәсен клумба!» - дигән шигарь астында чыгыш ясады. Бәйгедә катнашуны барысы бергә хәл итәләр алар: гаиләдәге 5 бала һәм әти-әни. Агеевлар гаиләсе “Күп балалаы гаилә” номинациясендә җиңүгә иреште.
Алар гаиләсенең үзләренә генә хас гореф-гадәтләре бар: кичләрен барысы да бергә китап укыйлар, соңыннан аның эчтәлеге турында бергәләп фикер алышалар. Раштуаны борынгы рус гореф-гадәтләре буенча бәйрәм итәләр.
Ситдиковлар гаиләсе республика бәйгесендә “Иҗади гаилә” номинациясендә призлы урынга чыкты. Гаилә Олы Битаман авылында яши. Өч балалы тулы гаилә алар. Бәйгедә Ситдиковлар “Каз өмәсе” күренешен тасфирладылар. Алар барысы да җырга биюгә оста.
Алар татар милли гореф-гадәтләрен саклап, барлап, үстереп яшиләр.
Мондый гаиләләрдә һәр бала сәламәт яшәү рәвешен, актив тормыш позициясен сайлап киләчәген әти-әнисе белән бергәләп формалаштыра.