Алтын туй — бик тә истәлеклек дата. Чал чәчләр, еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе моңа дәлил. 50 еллык юбилей - ир белән хатынның озак еллар мәхәббәтле тормышта яшәвен билгели.
Моннан 50 ел элек, 1966 елның 17 декабрендә Әсхәт һәм Рәмзия Гатиннар никахлаша. Яшь пар 20 кунак булган комсомол туй уздыра. Шул ук көнне 11 пар гаилә кора, ә Гатиннар шуларның иң матуры, иң күркәме була. Бәйрәм туе Яңа ел көнне 31 декабрьдә уза. Яшьләрнең танышуы 1966 елның җәендә була. Әсхәт Гатин авыл клубында киномеханик, ә Рәмзия ханым оператор булып эшли. Нәкъ шушы вакытта мәхәббәт туа да инде һәм әлеге хисне алар гомер буе бүгенгә кадәр саклап килә. Бу матур гаиләнең ике кызы һәм бер улы бар. Ә бүген алар өч оныкның бәхетле әби-бабасы.