"Бәхет телибез сезгә!" - нәкъ менә шундый девиз астында региональ иҗтимагый оешмасы игелек Ярминкәсен үткәрде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе белән берлектә " Нэчкебил " конкурс финалисткасы Гатина Альбина Рифкатовна һәм аның гаиләсе, яңа ел эшләр марафонына кушылды. Әлеге чара стартны 14 декабрьдан 18 нче декабрьга кадәр алды .Гатиннар гаиләсе быел октябрь аенда хрусталь туйларын уздырдылар һәм яшь парларга гаилә тормышы серләрен ачтылар. Бу атнада ГХАТ Идарәсендә тантаналы шартларда законлы никахларын 7 пар теркәделәр. Гатиннар гаиләсе Кыш бабай һәм Кар кызы киеменнән киенеп өйләнешүчеләрне мәхәббәт күпере аша чыгарга чакырдылар һәм бүләк тапшырдылар. Әмма сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Әйтергә кирәк, Әлмәт муниципаль районында дөньяга 60 бала килгән.
Гатиннар гаиләсе шулай ук Әлмәт перинаталь үзәгенең кабул итү булмәсендә 17нче декабрь көнне сабыйларга биш туу турында таныклык тапшырган тантанада катнаштылар һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.