Очрашуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Мондый кешеләр турында “язмышларын, гомерлек эшләрен туган җирләрендә тапкан”, диләр. Узган юлга борылып карасаң: анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар. Галина Ивановнаның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы 38 ел тәшкил итә. “1977-1978 елларда социалистик ярышта җиңүче” дигән исемгә лаек. Василий да бер генә көн дә эшкә чыкмый калмаган. Авыл хуҗалыгы культураларын сугаруда тырышып хезмәт куйган, алдынгы тракторчы да булган, кышкы айларда мич ягучы булып эшләгән.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга документлар белән эшләү тәртибен аңлатты.
Тукай районында үзләренең 50 ел бергә гомер итүче Мубаракзяновлар гаиләсен тәбрикләү мәҗлесе үткәрелде. Бәйрәм җылы, күтәренке рухта узды. Гаптелгазиз абый һәм Мария апа үзләренең танышу, кавышу тарихларын сөйләделәр. ГХАТ бүлеге сәламәтлек, тигез картлык теләп истәлекле буләкләр, рәхмәт хаты тапшырды. Тормыш биргән сынауларга бирешмичә озын гомер кичерүләрен теләп калды.
Бүген, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең нефть техникумы студентлары белән “Өйләнгән дә, буйдак та” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең төп максаты яшьләргә “гаилә” төшенчәсен аңлату, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгы һәм язылышуның рәсми рәвештә теркәлүенең мөһимлеге турында сөйләнде. Әлбәттә, бу очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тәрбиягә бала алучы әти-әниләрнең 4 нче форумы булып узды. Республика дәрәҗәсендә узган әлеге очрашуда ятим балалар һәм гаиләләр хакында актуаль мәсьәләләр каралды.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 54 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгече шәһәренең ГХАТ идарәсенең Лейсан Ахметшина үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә "алтын" юбилеен билгеләп үтүтче Бикмухаметов Якуп Нурмухамет улы һәм Флюра Киям кызы парын тантаналы рәвештә хөрмәтләү узды. Һәрвакыттагыча, Яшел Үзән ГХАТ бүлеге залында игелеклелек, бәйрәм атмосферасы иде. Аз гына каушат торучы "кияү" белән "кәләш" күп санлы туганнары алдында.
2016 нчы елның 7 декабрьнда Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе шәһәренең җитәкчесе Р. Г. Зарипова коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре очрашуында катнашты.
1926 елнын 13 декабрендә Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Боек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, колхознын күп тармакларында хезмәт куйган тыл ветераны, сугыш ветеранынын тол хатыны Зарипова Шәмсегөл Имаметдин кызы 13 декабрь көнне 90 яшьлек Юбилеен билгеләп утте.