10 нче гыйнвар көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән 2017 нче елның беренче киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә башында Валерий Чершинцев Камай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Аглиева Инзилә Ильяс кызы һәм район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Горбунова Эльмира Вәкил кызы белән таныштырды. Аннары бүләкләү тантанасы булды.
Вәлеев Руслан белән Алия гаиләсендә Элина белән Аделина дөнъяга килде. Аларга исәнлек-саулык, җитез һәм бәхетле булып үсүләрен, ә инде әти-әниләренә балаларын үстергәндә мәхәббәт, тынычлык һәм сабыр булуларын телибез.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 гыйнвар көнне яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Дамир белән Кристина Шәрәфетдиновлар булды.
Бала туу – Җир йөзендәге иң серле могҗиза . Ә дөньяга беррәттән ике нарасыйның аваз салуы – могҗизаның могҗизасы.
2017 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге елда туу турындагы беренче мәгълүмат теркәлде. Бәхетле очрак белән әлеге малай дөньяга үзе генә түгел, ә энекәше белән туган.
Район үзәк хастаханәсенең балалар табу бүлегендә 2017 елның 4 январенда берьюлы өч сабый бала дөньяга аваз салды. Традиция буенча, район ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче балаларны тантаналы шартларда теркәү узды.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 9-нчы гыйнвар көнне яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче елга беренче булып теркәлгән Владимир һәм Римма Баркановлар.
Мамадыш ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 10 нчы гыйнварында Хәким исеменә яңа таныклык алдылар.Мондый исем соңгы 20 елда беренче тапкыр теркәлде.
Яңа елның беренче көннәрендә Баулы районы хезмәт ветераннары Мәгния Ханип кызы Миннуллина һәм Фагилә Хәйретдин кызы Шәмсуллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Никахлашу Сараенда, 10нчы гыйнвар конендә, беренче яшь парның никахы законлы рәвештә теркәлде.