ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

2017 нче елның 13 нче гыйнварында – искечә Яңа ел көнендә  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гөлчәчәк Гимазова һәм Дамир Хасаншин никахларын рәсмиләштерделәр.

 Яшьләр әйтүенчә, алар бу көнне махсус билгеләгәннәр. “Безнең бөтен борчуларыбыз да иске елда калсын һәм без матур итеп яңа тормыш башларга уйладык “,- диләр яңа язылышкан парлар.

2017 нче елның 14 январендә район ЗАГС бинасында беренче пар-Азат һәм Энҗе Кубиевларның язылышу тантанасы булды. Яшьләрнең икесе дә Аксубай районында туган һәм бүген дә анда гомер итәләр. Яңа Чишмә районында яңа ЗАГС бинасы ачылуын ишеткәч, монда килеп гариза бирделәр.

2017 елның 14 гыйнварынды Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге эшчелэре күп еллар ГХАТ бүлеге җитәкчесе булып эшлэгэн - Зубкова Татьяна Константиновныны туган коне белэн котладылар.

10 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль  районы Соболевское авыл җирлегендә  Никоновлар гаиләсе Егор улы Геннадий һәм Трофим  кызы Нина 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 13 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Өч бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер- берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина тарафыннан Денис һәм Мария Семиннар хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады.Чөнки алар  2017 елда  Чистай муниципаль районынд а беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

13 январь- иске Яңа ел алдыннан Алабуга ЗАГС бүлегендә беренче 4 парны өйләнештерү тантанасы булып узды. Алар арасында Хохревлар гаиләсе иң сөйкемле пар дип танылды.  Быелгы ел парларына бәхет, шатлык телибез.

    Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Лебедино авыл жирлегендә, алтын юбилярларны   Костеевлар  һәм  Ерохиннарны котлап уздылар.

Костеевлар - эшчән, хөрмәткә лаек гаилә. Анатолий Федор улы  озак еллар бригадир булып эшләгән, ул Атказанган мәдәният хезмәткәре. Людмила Григорий кызы - төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләп хезмәт иткән. Игелекле, ярдәмчел хатын-кыз, яраткан әни, әби ул. Алар өч матур, акыллы кыз тәрбияләп устергәннәр,  6 онык һәм 2 оныкчык тормышларын ямьләндереп тора.

2017 елның 13 гыйнварында Бөек Ватан сугышы ветераны Шайхразиев Шайсултан Шайхрази улына 90 яшь тулды.

2017 елның 13 гыйнвар көнне, Иске яңа елга бер көн калып барганда,  Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә  Эльмира һәм Рафаэль Рахимовлар гаиләсенең  “Көмеш” туй тантанасы узды.

Дәрес интерактив бәхәс формасында барды. Очрашу барышында укучылар гаилә кодексындагы яналыклар, илдәге демографик хәл һәм ГХАТ идарәсенең яңа проеклары белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International