Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

      2017 елның 13 гыйнварында Бөек Ватан сугышы ветераны Шайхразиев Шайсултан Шайхрази улына 90 яшь тулды.

     Түбән Кама муниципаль районың җитәкчелеге вәкилләре юбилярны чын күңелдән котладылар. Ветеранга нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр, Россия Президентының котлаулырын җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.

     Шәйхразиев Шайсултан Шайхрази улы Азнакай районың Тымытык авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында Кенигсберг әсирләрен саклаган, ә өйгә бары тик 1952 елда гына әйләнеп кайта алган. Шайсултан Шайхрази улы озак еллар буены туган авылында эшләгән, ә  2002 елда Түбән Кама шәһәренә күчкән. Тормыш иптәше белән алар 2 кыз бала үстергән. Бүгенге көндә аларның 4 оныгы һәм 6 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International