Аның беренчесе 16 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл җирлегендә узды.
Җыен Олы Мишәлеләрнең матур җырлары белән башланып китте.
Бу җыенда Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповның чыгышыннан соң социаль тармакта эшләүчеләр халык алдында хисап тотты. Алар үзләренең әйткән сүзләрен саннар, фактлар белән дәллиләп бардылар. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе халык алдында чыгыш ясадылар.
Олы Мишә авыл җирлегенә кергән авыллар халкы белән очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Ул район күләмендә эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды.
2017 елның 16 гыйнвар көнне Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә-семинар узды.
2017 нчы елның 16 нчы гыйнварында Саба муниципаль районы Оет авылында яшәүче Хәкимә Закировага 100 яшь тулды. Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов ,башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, якыннары, туганнары килгән иде. Хәкимә әби олы юбилеен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы Хәкимә әбигә исэнлек-саулык, бэхетле картлык, тыныч тормыш телэп узлэренен матур телэклэрен житкерделэр хэм истэлекле булэклэр тапшырдылар.
2017 елның 16 гыйнварында Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлегендэ – туу турынды беренче акт теркэлде. Сабыйга энисе Даян исеме кушкан. Даян 31.12.2016 елда Казан шәһәрендә туды.
Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләрен тапшырдылар.
Билгеле булганча, 13 исәбенә күп кенә кешеләр төрле мөнәсәбәттә, әгәр бу сан җомга көнгә туры килсә кешеләрнең хорафаты чиген белми.
Бу билгегә бар баулылар да ышанмый. Иске Яңа ел алдыннан 13 гыйнварда ГХАТ бүлегендә бер яңа гаилә теркәлде. Без чын күңелдән Илназ һәм Альбинаны гаилә корган көннәре белән белән котлыйбыз һәм аларга бәхет, мәхәббәт телибез.
2017 нче елның 15 январендә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл һәм хезмәт ветераны Сәүдә Мөхәмәтҗан кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 4 бала тәрбияләп үстергән, 12 оныкның, 31 оныкчыкның кадерле әбисе. Юбилярны котларга Әгерҗе ГХАТ бүлеге хезмәткәре Габдрахманова Айгөл Айдар кызы килде, ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, 90 яшьлек юбилеенда туганнары янәшәсендә үткәрүен теләде.
2017 ел Сарман районында яшәүче Гүзәлия һәм Инсаф Сафиннар гаиләсенә сөенечле хәбәр белән килде – гаиләдә уллары – Азамат туды. Азамат исеме рыцарь, баһадирны аңлата. Аларны каршыларга якыннары, туганнары һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе килгәннәр иде. Әти-әнине, әби-бабайларны котлап Гөлчәчәк Вәлишина аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек теләде.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 14 январь көнне “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында 2 нче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 10-11 сыйныф укчылары арасында “Гаилә һәм никах” дигән темага анкетага җаваплар язу үткәрелде. Анкетага 29 респондент 22 сорауга җавап бирде.
Район психологлары тикшергәннән соң , укучылар анкета нәтиҗәләре белән таныштырылачак.
2017 елның 14 январе көнне, нәкъ искечә яңа елның беренче көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Людмила белән Дмитрий Силифанкиннар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.