ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

     Яңа өйләнешүчеләр  Шакировы үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2017 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен  күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.

        Сөнчәледән күп балалы Ивановлар гаиләсе җиденче һәм сигезенче булып игезәкләр – Миша һәм Коля дөньяга килгән.

        Яшь гаиләләр – Аюповлар һәм Карповларның беренче сабыйлары – озак көтеп алган Ясминә һәм Карина дөньяга аваз салган.

Кем өчендер 2017 елның 17 январе – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген безнең Зәй районы ГХАТ бүлегендә дүрт гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.

17 гыйнвар көнне, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә ,тантаналы рәвештә, 2017 елның  100-нче бала теркәүе узды.

2017 елның 17 гыйнвар көнендә Никахлашу Сараеның төп залында кышкы каникуллардан соң беренче "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды. Проект-презентация 8-нче мәктәп һәм №14 лицей 5 сыйныф укучылары өчен уткәрелде.

Мөслим мунипаль районы Башлыгы Әтиләр советы проектын актив рәвештә  тормышка ашыра. 2017 елның  17 январь көнне Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучыларын Муллин Рамил Хәмзә улы үзенең хезмәт урынына экскурсиягә чакырды. Әлеге матур очрашуда  Мөслим районы башлыгы администрация бинасының кече Һәм зур залларын күрсәтеп, анда нинди очрашулар булуы, җирлеккә  кагылышлы проектларның  шушында тууы турында сөйләде. Рамил Хәмзә улы балаларны үзенең эш урыны, кабинеты  белән таныштырды. Балаларга Мөслимебез турында күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде, аларга яхшы укырга, тырыш Һәм үҗәт булырга киңәш итте.    


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Гөлбикә апа  Курмала авылы кызы. Авылдашы Гарифҗан ага белән 1953 елда өйләнешеп, 51 ел бергә гомер кичергәннәр. Гарифҗан ага 81 яшендә вафат була.  Алар икесе дә гомер буе Ленин исемендәге колхозда эшлиләр. Тормыш иптәше 35 ел тракторчы булса, Гөлбикә апа  терлекчелектә эшләп  лаеклы ялга чыга.  7 бала – 3 кыз, 4 ул тәрбияләп устерәләр. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар.   Төп йортта улы Мансур һәм килене Гөлбану белән  16 онык, 13 оныкчыгы янәшәсендә, кәдер-хөрмәттә гомер кичерә.

Яңа ел каникулларыннан соң беренче эш атнасы бик тыгыз узып китте. 10-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан барлыгы 40 баланың тууы теркәлде. Шуларның 20 се кызлар булса, 24е – малайлар. Ике игезәк тә бар – кызлар һәм малайлар.

Киңәшмә барышында каралган  сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың   2016  елның  ЗАГС бүлегенең төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.

       100 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Фәйзрахманны котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Ул юбилярга чын күңелдән сәламәтлек, якыннарының тәрбиясендә озак яшәвен теләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында үзен аямый, ил тынычлыгы өчен сугышканы өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде. Рөстәм Галиуллович юбилярга илебез президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен һәм Биектау районы администрациясеннән бүләкләр тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International