Түбән Кама муниципаль районынын ГХАТ идарәсендә бу елның беренче "Гаилә тәрбиясе әлифбасы»

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 17 гыйнвар көнендә Никахлашу Сараеның төп залында кышкы каникуллардан соң беренче "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды. Проект-презентация 8-нче мәктәп һәм №14 лицей 5 сыйныф укучылары өчен уткәрелде.

ГХАТ идарәсе белгече Румия Сахабова, катнашучыларга гаиләнен борынгы традицияләре һәм рухи байлыклары турында сөйләде. Укучылар урнәкләр китереп, танылган әйтемнәр һәм әкиятләр аша идеаль гаилә формалаштыру өчен шәхси хезмәт һәм җаваплылык мөһимлеге турында фикер йорттеләр.

Очрашу "Сихри  "Гаилә" дөньясы уены белән тәмамланды. Уен барышында укучылар гаилә ролен билгеләделәр, ата-аналар - балалар- мөнәсәбәтләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" – ЗАГС идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районың Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Әлеге проект “Җаваплы ата-ана” муниципаль программасы кыйсаларында эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International