2017 нчы елнын 19 нчы январь көнендә "Саба дулкыннары" радиосында Саба муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова чыгыш ясады. Ул радио тыңлаучыларны ЗАГС бүлегенең 2016 нче елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.
18 январь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә 2017 елның 01 январь көнендә дөньяга килгән Афанасьева Злата Александр кызына туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне районның ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.
– Бездә 25 еллык юбилейларын үткәргән парлардан башлап юбиляр парларны хөрмәтләү йоласы бар, – дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. – Районда берничә дистә ел бергә гомер кичергән бәхетле парлар күп. Юбилярларны хөрмәтләү 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә, 15 май – Бөтенроссия гаилә көнендә, 30 август – Татарстан суверенитеты көнендә һәм 18 декабрь – ЗАГС органнары туган көнендә уздырылачак. Тантаналы чараларга балалары белән һәм төрле яшь һәм буыннар төшкән гаилә фотолары күргәзмәсен оештыру да планлаштырыла.
Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, колхоз эшләрендә зур хезмәт куйган тыл ветераны Борханова Миннегөлсем Гариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул кызы Нурисә тәрбиясендә Алабуга районы Чыршы авылында матур гына гомер кичерә.
Алабугада 2017 елда иң беренче бала 1 гыйнварда 13.00 сәгатьтә дөньяга килде. 3870 гр, 55 см. ир бала Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә, Иске Юраш авылыннан. Әти-әниләр яңа туган балага Булат исеме куштылар.
Алабуга шәһәре буенча 1 нче номерлы акт язмасында Кәрим исемле малай теркәлде. Яңа туган нәниләрне кайнар котлыйбыз.
16 январь Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде.
Дәрестә 31 һәм 33 нче номерлы мәктәп укучылары булдылар.
2017 елның 18 гыйнвар көнне, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма Комитетының ведомство ара комиссиясе, әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча утырышында, ГХАТ Идарәсенең бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкаруын билгеләп үтте.
Алабуга караусыз калган инвалидлар йортында Дарья Ивановна Александрова 90 яшьлек юбилеен уздырды. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Салихов, оештыру бүлегеннән Гүзәл Таҗиева килде. Алар юбилярны район башлыгы исеменнән котладылар, бүләк тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авыл җирлегенә караган Күктәк-Мирсәет авылында яшәүче Рәшидә әби Мирсәетова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлап рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.Рәшидә әби бүгенге көндә дә авыл тормышында актив катнаша. Авыл, район күләмендә үткәрелгән концертларда чыгыш ясый. Кадерле Рәшидә апа, син безнең горурлыгыбыз, бәхетле озын гомер сиңа!