Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе җитәкчесе хәрби-патриотик тәрбия өчен грамота белән бүләкләнде

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

      2017 елның 18 гыйнвар көнне,  Түбән Кама муниципаль районы Башкарма Комитетының ведомство ара комиссиясе, әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча утырышында,  ГХАТ Идарәсенең бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкаруын билгеләп үтте.

    Әлеге ведомстоара комиссиянең грамотасы шәһәр һәм район халыкына патриотик тәрбия бирү буенча лаеклы өлеш керткәне өчен, актив тормыш позициясе, Татарстан Республикасы халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен яңарту эшен алып барган өчен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International