16 январь Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды, шулай ук укучылар архив китапларын кулларына тотып карау мөмкинлегенә ия булдылар. Алар үзләренең тууы турындагы, әти-әниләрен никахларын теркәгән акт язуларын күрделәр.
Соңыннан Тәтеш муниципаль районының социаль яклау бүлегендә эшләүче Р.Б. Фазылова “Гаилә – бәхеткә ачкыч” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар гаилә темасына үткәрелгән викторинада катнаштылар, психолог сорауларына җаваплар бирделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова нәтиҗә ясап катнашучыларга “Гаилә – ачык академия” дигән буклетлар таратты.