Дәрестә 31 һәм 33 нче номерлы мәктәп укучылары булдылар.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча Казанның 31 һәм 33 нче мәктәп укучылары өчен дәрес узды. Дәреснең төп өлеше Үзәкнең алтын залында узды, аның төп темасы ЗАГС органнарының тарихы һәм аның функцияләре хакында барды.
Узәкнең көнчыгыш залында мәктәп укучылары үзләрен никахлашу тантанасының кунаклары итеп хис итә алдылар.