15 гыйнвар иртәсе юбилейларга бай булды

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Гөлбикә апа  Курмала авылы кызы. Авылдашы Гарифҗан ага белән 1953 елда өйләнешеп, 51 ел бергә гомер кичергәннәр. Гарифҗан ага 81 яшендә вафат була.  Алар икесе дә гомер буе Ленин исемендәге колхозда эшлиләр. Тормыш иптәше 35 ел тракторчы булса, Гөлбикә апа  терлекчелектә эшләп  лаеклы ялга чыга.  7 бала – 3 кыз, 4 ул тәрбияләп устерәләр. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар.   Төп йортта улы Мансур һәм килене Гөлбану белән  16 онык, 13 оныкчыгы янәшәсендә, кәдер-хөрмәттә гомер кичерә.

Юбилярны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, "Сорнай" авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге  исеменнән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International